Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 апрель , 10:12

Ишекне ачмагач, полицейскийлар киткән (ВИДЕО)

Бик әдәпле хокук сакчылары...

Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

23 яшьлек Данил Р. Ишембай шәһәре “Усадьба”  кафесының цоколь катында ял иткән. Соңрак караоке булган беренче катка менгән. Ул бер компания кеше якалашып киткән мизгелгә туры килгән. Сугыш чукмарының берсе  травматик коралдан  ата һәм Данилның башына эләгә. Егет егыла һәм башкача тормый. Моны көтмәгән кешеләр йөгерешә, кача башлый. Данилны Стәрлетамак шәһәр дәваханәсенең нейрохирургия бүлегенә алып китәләр. Атучы ир  җинаять урыныннан качып китә.

Соңрак аның Ишембайдагы “Ной” шашлык кыздыру ноктасы хуҗасы 36 яшьлек  Марзпетуни  Галустян икәнлеге ачыклана. 6 апрель кичендә ул караокеда бер компания кешеләр белән  талашып китә һәм коралга үрелә. Галустян якалашуга  очраклы  рәвештә шаһит булган егеткә ата. Кызганычка каршы, Данил икенче көнне дәваханәдә үлгән.   

Ике көннән соң Mash Batash Телеграм-каналы бер видео урнаштыра. Анда Марзпетуниның дусты белән таксида кайтуын күрергә була.  Юл хакын түләрлек акчасы булмаган Галустян әтисеннән алып чыгып  таксистка түли. Подъездга керер алдыннан Марзпетуни атыш турында белгән хәлдә әнисе ни дияр икән дип дустына сөйләнә.

Бу хәлдә иң сәер һәм аңлашылмаганы менә нәрсә: 10 минуттан шушы (Марзпетуни яшәгән) йортка  полиция хезмәткәрләре килә. Хокук сакчысы домофонга шалтырата (!), әлбәттә, аларга беркем ачмый. “Ачмыйлар, киттек”, – диләр алар һәм машинага утырып китәләр.

Бик әдәпле полицейскийлар...

Ә Галустян исә качкан, аны эзлиләр. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: