Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 апрель , 19:34

"Бина эченә бомба куелган!"

Шулай дип шалтырасатлар, куркудан нишләргә белмәссең...

"Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Уфада узган атнада биналарга мина куелган дигән  19 ялган хәбәр теркәлгән. Мондый хәбәр иң күбе Совет (7 очрак), Орджоникидзе һәм Октябрь (4ешәр очрак) һәм Киров районнарыннан  килгән.

Шулай ук Уфаның гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Руслан Шәйдуллин  уфалыларның 35 тапкыр сәер әйберләргә тап булулары хакында белдерә. Шартлаткычлар турындагы мәгълүмат расланмаган.

“Соңгы ике атнада моңа охшаш мөрәҗәгатьләр саны 2-3 тапкырга артты. Гражданнарны арытаба да шундый ук уяу һәм игътибарлы булып, махсус хезмәтләргә үзвакытында  мөрәҗәгать итәргә чакырабыз”, – дигән шәһәр хакмиятендә узган киңәшмәдә Руслан Шәйдуллин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: