Көн туса, бер күңелсез хәбәр. Әллә нинди шомлы заманда яшибез, җәмәгать.
Менә тагын бер күңелсез хәл – 5 апрельдән 6сына карый төнлә Ишембайның төнге клубында атыш булган. Ике компания эләгешеп киткән дә, ул сугышуга әйләнгән. Нәтиҗәдә, низаг, бәхәс башлаучыларның берсе – аны җирле эшкуар диләр – сумкасыннан пистолет алып, атып җибәргән. Ул очраклы шаһитның башына тигән. Аны авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр. Соңгы мәгьлүматлар буенча, 23 яшьлек егет мәрхүм булган.
“Пуля улымның уң як чигәсеннән кереп, баш миен чәлпәрәмә китереп, баш чүмечендә калган. Баш мие бөтенләй юк дияргә була. Табиблар миңа: “улыгыз сезнең хушлашырга килүегезне көтте” дип әйттеләр”, - дигән мәрхүмнең әнисе.
Ә атучының ЧП булган урында эзе дә юк – качкан, диләр. Аны полиция эзли...