Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 апрель , 13:49

"Кызың авария ясаган, миллион сум акча кирәк"

Әбиләрне шулай дип алдап, озак еллар җыйган акчаларын килеп алалар. 

"Кызың авария ясаган, миллион сум акча кирәк"
"Кызың авария ясаган, миллион сум акча кирәк"

Уфада яшәүче олы яшьтәге бер әбигә телефоннан чит кеше шалтыраткан. Аның кызы руль артында килеш юл һәлакәтенә эләккәнен, бу фаҗигадә ул гаепле булуын хәбәр иткәннәр һәм мәсьәләне хәл итү өчен акча кирәк дигәннәр.

81 яшьлек пенсионер ханымның стационар телефонына кичке уннарда шалтыратканнар. Хатын-кыз үзен әбинең кызы дип таныштырган һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр иткән. Аннары аларның әңгәмәсенә бер ир-ат килеп кушылган һәм аның кесә телефонын сораган. Әби ышанып номерын биргән. 

Чит кеше үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырып һәм бу хәлне зурга җибәрмәс өчен бер миллион сум таләп иткән. Пенсионер хатын мондый сумманың булмавын, 150 меңе генә барлыгын әйткән. Ир-ат аңа шул булган акчасын әзерләп торырга һәм курьерны көтәргә кушкан.

Шул вакытта хатын янына күршесе кергән һәм бу хәл турында сорашкан. Шуннан соң ул оныгына шалтыратып, бу хәлне ныклап белергә кушкан. Әби оныгына шалтыраткан. Шуннан ул кызы белән бар да яхшы булуын белгәч, мошенниклар аны алдарга тырышуларын аңлаган.

Бу хәл болай гына калдырмаганнар, полициягә хәбәр иткәннәр. Әлеге вакытта җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда катнашкан кешеләрне эзли.

Чыгарак: РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: