Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 апрель , 09:45

Илназ Галәвиевны “Кара дельфин”да ничек каршы алганнар?

Колониядә ул калган гомерен нинди шартларда үткәрәчәк?

Илназ Галәвиевны “Кара дельфин”да ничек каршы алганнар?
Илназ Галәвиевны “Кара дельфин”да ничек каршы алганнар?

Казан шәһәрендә 2021 елның 11 маенда гимназиядә 9 кешене атып үтергән һәм 23 кешене яралаган 19 яшьлек егетне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул калган гомерен Соль-Илецк шәһәрендәге “Кара дельфин” дип аталган 6 санлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Бу колония Русиядә иң катгые булып санала. Аннан чыгу юлы бер генә – үлем. 25 елдан соң шартлы рәвештә алдан иреккә чыгуны сорап гариза язарга ярый. Әмма әле аннан беркемнең дә чыкканы юк.

Илназ Галәвиевның җинаять эшен ике ел тикшерделәр. Ул вакытта егет: “Мин барсын да күрәлмим. Миндә монстр уянды, мин үземне Аллаһ дип хис итәм”, - дигән иде. Ике елдан соң суд башланыр алдыннан ул бу сүзләреннән баш тартты. Аңа ике суд-медицина экспертизасы үткәрелде. Берсе аны – үз акылында түгел, шизофрения билгеләре бар дип тапты, икенчесе үз акылында диде.

Шулай итеп, 2023 елның 11 апрелендә аны гомерлеккә төрмәгә озаттылар.

“Кара дельфин”да иң күренекле җинаятьчеләр утыра: Ростов Чикатилосы – Владимир Муханкин, Тольяттидан кеше ашаучы Олег Рыльков, 1999 елда Буйнакскида торак йортын шартлаткан Иса Зәйнединов белән Алисултан Салихов, 2006 елда Черкизов базарын шартлаткан террорчы Олег Костарев һәм башка “күренеклеләр” җинаять җәзасы үтә.

Төрмәдә утыру шартлары шундый: тоткынны күзләрен бәйләп, “дельфин” позасында гына йөртәләр: башы тезләре белән бер дәрәҗәдә, куллары артка максималь күтәрелгән. Камерада ике яисә дүрт тоткын утыра. Камерада ут беркайчан да сүнми, йоклаганда да ут яктысында йоклыйлар һәм тәүлек әйләнәсенә видеокүзәтү эшли. Йоклаганда одеял белән битне капларга ярамый.

Иртәнге алтыда йокыдан торалар, караватларын җыеп куялар һәм кичкә кадәр утырырга да, ятарга да ярамый. Иртәнге аш 45 минут дәвам итә, радио кабызырга ярый. Аннан камерада розеткалар кабына: тоткыннар чәй кайната, кырына ала. Көненә бер сәгатькә саф һавага алып чыгалар.

Теләге булган тоткыннар эшли ала: мал карыйлар, арбуз, кавын үстерә, яисә сувенирлар ясый алалар.

Чыганак: spb.tsargrad.tv

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: