Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 апрель , 12:52

Кредит алып мошенникларга җибәрмәгез

Үткән тәүлектә мошенниклар тарафыннан республика халкына 11,5 миллион сумлык зыян килгән.

blognovichok.ru Кредит алып мошенникларга җибәрмәгез
Кредит алып мошенникларга җибәрмәгезФото:blognovichok.ru

 

Күпме генә язсак та, сөйләсәк тә, халык һаман алдана: мошенникларга миллионлап акча күчерә.

Белорет районы эчке эшләр бүлегенә 22 яшьлек кызыкай мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенә караганда,аңа өстәмә акча эшләргә тәкъдим иткәннәр. Аңа махсус сайтта кунакханәләр броньлаштырырга кушканнар. Һәр бронь өчен аңа,имеш, процент киләчәк һәм акчалары кире кайтачак.

Кызыкай интернетта шәхси кабинет ачкан һәм алар кушканны эшли башлаган. Мошенниклар башта аның ышанычын яулар өчен процент түләгәннәр, аннан керемен арттырыр өчен 30 бронь ясарга кушканнар. Ул 1 миллион сум акча туздырган.

Аннан мошенниклар аның белән бәйләнешкә чыкмый башлаганнар. Кызыкай үзен алдаганнарын шунда гына аңлаган.

Кыйгы районында исә Кулмәт авылында яшәүче 52 яшьлек ир полицияга мөрәҗәгать иткән. Ул да өстәмә акча эшлим дип, кредитка 1,5 миллион сум  алып, махсус исәпкә салган. Әмма вәгъдә ителгән керемен алалмаган.

Таныш түгел кешеләргә акча күчермәгез һәм керем вәгъдә итүчеләргә ышанып кредит алмагыз.

 Диана Гобәйдуллина, Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге матбугат хезмәте.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: