Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 апрель , 10:38

Ана кеше яшь ярымлык баласына пычак белән суккан

Шундый кабәхәтләрне ничек җир йөртә икән?

"Моя Уфа" Телеграм-каналы.
Фото:"Моя Уфа" Телеграм-каналы.

Бәләбәй шәһәр судында “кече яшьтәгене үтерергә омтылу”  маддәсе  буенча кылынган җинаятьтә гаепләнүче 22 яшьлек хатынның эшен тикшерәләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 7 октябрь төнендә  исерек хәсрәт-ана талашканнан соң сөяркәсе өйдән чыгып киткәч, пычак алып, елаган сабыена ташланган. Ул баласының  йөзенә – ким дигәндә ике тапкыр, эченә өч тапкыр пычак белән суккан. Баласын үлем чигенә җиткергән ана өйдән чыгып киткән һәм урамда узып баручы хатыннан ашыгыч ярдәм чакыртуын сораган. Тиз арада килеп җиткән медиклар нәнине коткарып кала. Аны санавиация ярдәменә Республика балалар клиник дәваханәсенә илтәләр.  

“Тикшерү барышы чорына гаепләнүче сак астына алынды. Закон тарафыннан билгеләнгән срок эчендә тиешле карар кабул ителәчәк”, – диләр судта.

Нәни малай әлеге вакытта әтисе белән яши. Хатын моңа кадәр  дә ана хокукларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгәне өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: