Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 апрель , 11:59

25 яшьлек кыз "закладка"лар куеп йөргән

Гаилә кору, балалар үстерү урынына, ялгыш юлга басып, тормышын челпәрәмә китергән.

25 яшьлек кыз "закладка"лар куеп йөргән
25 яшьлек кыз "закладка"лар куеп йөргән

 Бүген таралган наркотиклар арасында синтетик матдәләр һаман да иң еш очрый торганы булып кала бирә. Хәзерге вакытта алар күп очракта кешедән-кешегә түгел, интернет челтәре аша тарала.Тик Башкортстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә йоклап ятмыйлар, андыйларның эзенә тиз төшәләр.

Уфада наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту төркеме оперативниклары ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә 25 яшьлек кызны тоткарлаганнар. Тикшерү башланган. Кыз фатир арендалап тора икән, тентү вакытында өендә ярты килограммга якын синтетик наркотиклар тапканнар. Шулай ук полиция хезмәткәрләре фатирында тарту өчен төрле җайланмалар, электрон үлчәүләр һәм тыелган матдәләр салып сату өчен төргәкләр тапканнар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте.
Кыз бу кырын юлга акча эшәү нияте белән генә басмаган, үзе дә берничә ел дәвамында наркотиклар кулланган. Һәм шуңа күрә җинаятьчел табыш алу мөмкинлеген  кулыннан ычкындырмаган.  "Закладка"лар  яшерү урынын аңа телефон аша социаль челтәрләрдән җиткергәннәр. Шул рәвешле кызга акча гел кереп торган .

Элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган 25 яшьлек кызга карата РФ ҖК 228.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әгәр сез дә үзегезнең тирәгезддә наркотик матдәләр таратучы яки сатучыларны беләгез, хокук саклау органнарына хәбәр итегез. Шул рәвешле сез бәлки кемне дә булса ялгыш юлга басуда коткарып кала алырсыз.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: