Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 апрель , 18:12

Бер тәүлектә – 5 млн!

Дежур частьларга 23 гариза килгән...

Бер тәүлектә – 5 млн!
Бер тәүлектә – 5 млн!

Дежур частьларга 23 гариза килгән...

 

Аферистлар көннән-көн остара, ә халыкта уяулык җитмиме, үткән тәүлектә тагын 5 млн сум акча мошеннинклар хисабына киткән.

Эчке эшләр органнарының дежур частьларына шуңа бәйле 23 гариза килгән. Ни кызганыч, монда кулың белән биргәнне аягың белән дә алып булмый торган хәл туа.

Уфаның 8 санлы полиция участогына шәһәрнең мәгариф учреждениесендә эшләүче 45  яшьлек ир-егет шундый гариза белән мөрәҗәгать иткән.

 Аның телефонына абонент номерының вакыты чыга, шуны озынайтырга кирәк, дигән смс килгән.

Арытаба шул ук схема буенча киткән: имеш, банк хезмәткәрләре, полиция шалтыратып, банк исәбендә шикле операцияләр булуын хәбәр иткәннәр.

Әнә шул, имеш, мошенниклык гамәлләрен “туктату” өчен аны 2 млн сум кредит алырга да күндергәннәр. 1.5 млнга машинасын да сатып, аны да алар кушкан “хәвефсез”(!) исәпкә күчергән

Әбҗәлилдә, Якты-Күл авылында яшәүче 58 яшьлек хатын да полициягә, мөгаен, елап килгәндер. Үзләрен дәүләт  финанс учреждениесе хезмәткәре дип таныштырып, шулай ук банк  исәбегездә шикле операцияләр алып барыла дип, мошенникларга комачаулау өчен 500 мең сум күчерергә кушканнар.

 Аннары аңлаган инде ниндирәк хәлгә таруын, тагын шул полициягә йөгереп барган.

РФ ҖК 159нчы маддәсе буенча «Мошенниклык» эше ачылган. Әмма аның очына чыкканчы, кредит түләп җаннарың чыгар...

 

Иминлек органнары таныш булмаган кешеләр белән сөйләшкәндә сак булыгыз, аралашмагыз, җавап бирмәгез, дип күпме кисәтәләр.  

Банк хезмәткәрләре дә, полиция дә, телефон операторлары да сезгә шалтыратмый. Сезгә андый хәбәрләр белән фәкать начар кешеләр шалтырата – онытмагыз!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: