Стәрлетамакта яшь талаучы “Орион” кибете сатучысына ташланган. Сатучы товарлары өчен түләмичә китәргә уйлаган үсмергә комачауларга уйлаган, әмма барып чыкмаган.
Соңрак ачыклануынча, хулиганга 18 яшь тулмаган һәм аны җәзага тарттырмаска да мөмкиннәр. Аның белән ике дусты да булган.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына ярашлы, баскыч янында үсмер сатучы хатынның башына суга һәм эченә тибә, ул баскычка егыла һәм шуып төшә. Хатынны суд-медицина экспертизасы үтәргә җибәргәннәр.
Котырынган дебоширны эзләп тапканнар. Ул – 17 яшьлек үсмер. Хулиган – балигъ булмаган яшьтә, шул сәбәпле, аның эше буенча карарны Тикшерү комитеты кабул итәчәк. Полиция эш материалларын ведомствога юнәлткән.
Чыганак: bashinform.ru