Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 апрель , 10:25

Әтисе кызын чылбырда тоткан

Кыз баланы атасы анасыннан алып китеп, еллар буена җәберләгән.

Әтисе кызын чылбырда тоткан
Әтисе кызын чылбырда тоткан

Санкт-Петербургта яшәүче ир-ат кызын еллар буе чылбырда тоткан, ашатмыйча газаплаган. Шәһәр прокуратурасы белешмәсе буенча, ир-атка карата җәзалау турында гаепләү белдерелгән. Аны 2 айга сак астына алганнар.

Тикшерү ачыклаганча, әти кеше кызы белән коммуналь фатирда яши. Ул кызын бүлмәдә чылбырда тота, системалы рәвештә кыйный, ашарга бирми. Мәктәптәге укытучылар кызның гаиләдә проблемалары булуын белә, ләкин тиешенчә чаралар күрми. Күршеләр дә фатирда сәер тавышлар ишетә, тик игътибар бирми. 12 яшьлек кыз бала сүзләренчә, 43 яшьлек әтисе аны еш кына кыйный, чәченнән сөйрәп йөри, ачлыктан интектерә, эт кебек бәйгә куя. Аны фатирда батареяга бәйләп куелган килеш табалар.

Әлеге хәлләр очраклы рәвештә билгеле була. Кыз кулын имгәткәч, табиблар чакырырга туры килә, алар полициягә хәбәр итә. Баланы дәваханәгә алып китәләр. Аннары аны махсус учреждениегә урнаштыралар. Моңа кадәр бу гаилә Белоруссиядә яшәгән. Әнисе каты эчкән, шуңа күрә ире, баласын аннан аралау өчен, Русиягә күченгән. Алар Петербургта фатир арендалап яши.

Чыганак:intertat.tatar

Читайте нас: