Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 апрель , 12:10

Террорчыларның әниләре нәрсә диде?

"Крокус Сити Холл" концерт залында соңгы мәгълүматлар буенча һәлак булучылар саны 144 кеше тәшкил итә. 

dzen.ru Шәмседдин Фаридуниның әнисе. Террорчыларның әниләре нәрсә диде?
Террорчыларның әниләре нәрсә диде?Фото:dzen.ru Шәмседдин Фаридуниның әнисе.

Фаридуни Шамсидин, Далерджон Мирзоев, Саидакрами Рачабализоды, Мухаммадсобир Файзов – Росфинмониторинг тарафыннан террорчылар исемлегенә кертелде.

Террорчыларның әниләре “Крокус Сити Холл”да һәлак булучыларның туганнарыннан елап-елап гафу үтенде.

Муассар Заргарова - Фаридуни Шамсидинның әнисе. “Ни өчен эшләдең син бу җинаятьне? Кем өчен? Әгәр Аллаһ өчен эшләгән булсаң, син беркайчан да шаһит була алмыйсың!” – диде ул улына мөрәҗәгать итеп. “Кем сине бу җинаятькә алып килде? Барсын да сөйлә”, - диде ул.

“Һәлак булучыларның туганнарыннан барсыннан да гафу үтенәм. Алар да кемнеңдер баласы. Аларның да әниләре бар”, – ди ул.

Далерджон Мирзоевның әти-әнисе дә һәлак булучыларның кайгыларын уртаклашуларын белдерде. Алар улларының шундый кансыз җинаятькә бара алуына һаман ышанмыйлар.

Мирзоевның әти-әнисе Дүшәмбе шәһәреннән 35 чакрым ераклыктагы авылда яшиләр. Аларның бер уллары 2016 елда Сүриягә киткән, аны террорчылар исемлегенә керткәннәр. Әмма Далерджон абыйсы белән бәйләнеш тотмаган. Соңгы шалтыратуында ул Русиядә эше бармавын, 24 мартта Таҗикстанга кайтып китүе турында әйткән булган.

Мирзоевның хатыны теракт турында ишетү белән аңын югалтып егылган, дип яза "Коммерсант" гәзите. Ул әлеге вакытта реанимациядә.

Мухаммадсобир Файзовның әнисе улының бик яшь булуы аркасында нәрсә эшләгәнен аңламавын әйтә. “Улымны гафу итегез һәм җибәрегез, зинһар”, - ди ул. “Гаиләдә башка балалар арасында ул иң тәуфыйклысы иде. Ул кошчыкны да рәнҗетә алмый иде”, - ди ул.

Теракт булыр алдыннан  улы аңа шалтыраткан. Хәлләрен белешкән. Үзенең хәлләре әйбәт булуын әйткән.

Бу таҗик егетләрен кем җинаять кылырга өндәгән, тикшерү күрсәтер.

Чыганак:  tsargrad.tv

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: