2024 елның 22 март киче илебез тарихына канлы күз яшьләре белән язылды. “Пикник” рок-төркеме концерты алдыннан Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл”га камуфляж киемнәрендә берничә ир-ат бәреп керде һәм ут ачтылар. Террорчыларның вәхшилеге аркасында 144 кешенең гомере өзелде, аларның 3есе – балалар, 551 кеше каза күрде. Бу әле соңгы саннар булмаска да мөмкин...
Ирексездән Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигыре искә төшә:
“Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр”.
13 минут...
“Пикник” концертына ил башкаласында яшәүчеләрдән тыш, төрле төбәкләрдән дә тамашачылар күп була. Кемдер яраткан төркеменең тере чыгышын күрергә хыялланган, кемдер сөйгәненә яки дусларына бүләк ясарга теләгән, ә кемнеңдер туган көне булган. Әмма төрле язмышлы кешеләрне бу көнне уртак кайгы берләштерде. Террорчылар “Крокус Сити Холл”да булган 13 минут эчендә (19.58-20.11 сәгать аралыгында) йөзләгән гаиләгә бәхетсезлек алып килделәр. Алар кылган җанөшеткеч җинаять урынында көл һәм тимер өеме генә калды...
Канкойгыч вәхшилекне оештыручылар алдан ныклы әзерләнгән, диләр тикшерүчеләр. “Крокус”ны сайлаулары да юкка түгел: залда 7200 урын бар, ә партер белән бергә – 9500 урын. Билгеле рок-төркем концертына барлык билетлар диярлек сатылган була. Димәк, кеше күп булачагы билгеле. Концерт 20.00 сәгатьтә башланырга тиеш булса да, артистлар, гадәттәгечә, җомга кичендә соңга калучыларны көтәләр. Бу вакытка тамашачыларның күбесе залга кереп утырган була.
Ак төстәге “Renault” машинасы концерт башланырга берничә минут кала бина янына килеп туктый. Камералардан күренүенчә, террорчылар машинадан чыгу белән, корал тотып, концертлар залына юнәлә. Тәү чиратта сакчыларга аталар. Соңрак Генераль прокуратура “Крокус”ны саклаган шәхси сак оешмасының гамәлләрендә хокук бозулар тапмады. Хәер, дубинка һәм электрошокерлар белән генә коралланган сакчыларның террорчыларны тукта алырын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Алар террорчыларның беренче корбаннары булалар.
Аннары пулялар концертка соңлап килгән тамашачыларга төбәлә. Холлдагы кайсыбер кешеләрнең качып калу мөмкинлеге бөтенләй булмый. Террорчылар холлда качарга тырышучы тамашычларны эзәрлекләгән вакытта залда булган кайсыберләр чыгып качарга өлгерә.
Залдагы хәлләрне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин болай сурәтли: “Мин партерда, икенче рәттә тора идем. Нәкъ шул урынга эләгүем мине һәм янымдагы кешеләрнең исән калуына китергәндер, мөгаен. Чөнки һөҗүм без булган урыннан бераз ераграк, вестибюльдә башланды”.
Ул автоматтан озак һәм көчле атуларны ишетә. “Кычкырышулар ишетелде, кешеләр түбәнгә төшә башладылар, кемдер урындыклар астына яшеренде. Хәлнең үтә дә җитди икәнлеге аңлашылды, теракт булуына шик калмады, чөнки ату тавышлары тынмады. Паника купты. Кешеләр чыгу юлын эзли башлады. Без сәхнә артына үттек, ниндидер ишектән урамга чыктык. Бөтен кеше йөгерде. Бер-берләрен изеп бетерләр дип курыктым. Күңелгә бик авыр...” – дигән ул.
Террорчыларның берсе Михаил һәм аның хатыны ягына таба атлый. “Ул безнең белән тигезләшкәндә, коралын зарядлый башлады. Шулчак мин хатынымны этеп җибәрдем, сул кулым белән һөҗүм итүченең автоматны тотып, аска тарттым, ә уң кулым белән башына суга башладым. Ул иелә башлагач, сул кулым белән муеныннан тотып алдым һәм берничә тапкыр суктым”, – дип сөйли Михаил.
Аңа тагын бер тамашачы ярдәм итә: ул берничә тапкыр нык кына суга, шуннан соң һөҗүм итүче аңын югалта. “Нык куркыныч булды. Әгәр мин соңласам, ул мине дә, хатынымны да үтерәчәк дигән уй секунд эчендә үтеп китте”, – ди ир.
Михаил үзен һәм тормыш иптәшен генә түгел, ә дистәләгән кешенең гомерен саклап кала.
Гардеробта эшләгән берничә үсмер дә бу канкойгыч хәлдә кешеләрне үлем тырнагынан коткара. 15 яшьлек сигезенче сыйныф укучысы Ислам Хәлилов, инструкция буенча эш итеп, атыш вакытында 100дән артык тамашачыны, төтен эчендә булган хезмәт бүлмәләре аша урамга алып чыга.
Тагын өч яшүсмер – 14 яшьлек Артем Донсков (ул Ислам белән бер мәктәптә укый), Никита Иванов һәм Илья да кешеләр гомерен саклап кала. “Кешеләр кычкырыша, йөгерешә башлады. Без малайлар белән аларны кирәкле якка борып, авария вакытында чыгу юлын ачтык һәм чыгарып җибәрдек. Үзебез иң соңгылар булып чыктык”, – дип сөйләде Артем.
“Крокус Сити Холл”да зыян күрүчеләр арасында тумышы белән Стәрлетамактан Юрий һәм аның хатыны Ольга була. “Концерт башланырга тиеш иде, аткан тавышлар ишетелде. Кемдер атып үтерәләр, качарга кирәк, дип кычкырды. Мин хатынымны урындыклар арасына яшердем. Кораллы кешеләрнең икесе, залга керү урынына якынрак калып, аннан аттылар, ә берсе рәтләр буйлап китте. Мин креслолар арасыннан аның ягына карап алам, ләкин башымны күтәрергә курыктым, ул бик якын иде, безне шунда ук күрер иде.
Аның сүзләренчә, залда янгын башлангач, коточкыч хәл көчәя. “Атучыларның берсе нинди снаряд ташлады булса кирәк, чөнки мине дулкын уратып алды, хәзер башымда янган эзләр бар, – дип искә ала Юрий. – Алар атуларын дәвам итте, ә янгын көчәйгәннән көчәйде – эссегә чыдарлык түгел иде. Төтен өскә күтәрелде, анда түшәмнәр нык биек, без тончыгырга өлгермәс идек, бәлки, ләкин менә эсселек... Ниһаять, атучылар китте һәм кешеләр әкренләп урыннарыннан тора башлады. Ләкин берәү дә ашыкмады, чөнки барысы да террорчылар кире әйләнеп кайтырыннан курыкты. Түзә алмаслык була башлагач, без дә чыгу юлына киттек. Сәхнә артыннан турыга урамга чыгу юлы бар дип кычкырган кешегә зур рәхмәтлебез. Без шунда ук ишеккә йөгердек. Урамга чыгар алдыннан мин тагын бер тапкыр залга борылып карадым. Исән кеше юк иде...”
Әйе, террорчыларның берсе янучы сыекча түгә һәм креслоларны яндыра башлый: нәкъ менә янгын һәм җимерелгән түбә күп кешеләрнең гомерләрен алып китә.
Кем оештырган?
Яман эшләрен кылган бандитлар килгән машиналарына утырып, качарга тырышалар. Ләкин аларны Брянск өлкәсендә тоткарлыйлар. Әйтүләренчә, ирләр Украина таба юлланган.
Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников 11 шикләнелүче, шул исәптән терактны гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашкан дүрт кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте. Фаҗигадән соң бер көн үткәч, Мәскәү шәһәренең Басман район суды террорчылык акты кылуда шикләнелүчеләрне кулга алды һәм 2024 елның 22 маена кадәр тикшерү изоляторына урнаштырды. Далерджон Мирзоев, Саидәкрәми Муродали, Шәмсидин Фәридуни һәм Мөхәммәтсобир Фәйзов гаепләрен таныган. Аларның берсе әйтүенчә, “Крокус”тагы теракт өчен аларга ярты миллион сум вәгъдә иткәннәр.
Тикшерү мәгълүматлар буенча, һөҗүм итүчеләрне махсус әзерләгәннәр, корал белән тәэмин иткәннәр, качу юллары һәм вариантлары күрсәтелгән. Хәзер террорчылыкны кем җитәкләгәнен һәм оештырганлыгын тикшерәчәкләр.
“Бер нәрсә төгәл ачык: 22 мартта Русия башкаласында кылынган коточкыч җинаять – куркыту акциясе. Бу кем өчен кирәк дигән сорау туа. Бу явызлык 2014нче елдан бирле неонацист Киев режимы куллары ярдәмендә илебез белән сугышучыларның тырышлыкларының бер өлеше генә булырга мөмкин”, – диде ил президенты Владимир Путин.
Кем гаепле?
“Крокус Сити Холл”га һөҗүм итүчеләр, Дубровкада яки Беслан мәктәбендә булган терактлардагы кебек, кешеләрне тоткынлыкка алмый, бернинди таләпләр дә куймый. Аларның максаты күзләренә күренгән һәркемне атып үтерү була, күрәсең. Соңрак, экспертлар да “бернинди логика һәм шантаж юк, үтерү генә” дигән бәя бирде.
Әлеге фаҗига бик күп сораулар тудырды. Ни өчен иленең махсус хезмәтләре шушы терактны алдан күрә-сизә алмаган? Ә бит кайсыбер чит илләрдә моңа ишарәләгән хәбәрләр таралган булган. Ни өчен меңләгән тамашачы килә торган концертлар залын бер коралсыз сакчылар саклый? Әлеге һәм башка сораулар илнең хәвефсезлек өлкәсендә бик күп проблемалар, җитешсезлекләр барлыгын тагын бер дәлилләде.
Ә социаль челтәрләр белән кулланучыларның күбесе кешеләрнең үлеме өчен “Крокус” хуҗалары гаепле дип саный. Әгәр “Крокус”та хәвефсезлек таләпләре тиешенчә үтәлгән булса, корбаннар күпкә азрак булыр иде, ди алар. Мәхшәрдән котылып кала алганнар сөйләвенчә, күп кенә эвакуация чыгу юллары ябык булган, ә юлларның бер өлеше чүп-чар һәм әрҗәләр белән тулган. Янгын сүндерү системалары да тулысынча эшләмәгән дигән сүзләр йөри.
“Крокус Интернешнл” президенты һәм танылган җырчы Эминның әтисе Араз Агаларов исә “барысы да эшләде” дип ышандырырга тырыша. Аның әйтүенчә, системалар берничә сәгать дәвамында конструкцияне җимерелүдән саклаган, нәкъ шул тамашачыларга котылу өчен вакыт биргән дип ышандыра ул.
Кемнең фикере хак икәнлеген тикшерү күрсәтер. Бүген инде киләчәктә мондый вәхшилекләргә юл куймау турында уйларга кирәк. Депутатларның кайсыберләре сәүдә үзәкләрен һәм кешеләр күп җыела торган урыннарны корыллы сакчылар сакларга тиеш дип сүз кузгатты.
Теракттан соң миграция законнарын катгыйлату мәсьәләсе дә күтәрелде. Билгеле булганча, тоткарланган террорчылар – безнең ил гражданнары түгел. Алар Таҗикстаннан. Әлеге хәлдән соң ил буенча хокук саклау органнары рейдлар һәм тикшерүләр үткәрә башлады.
Русия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев исә үлем җәзасын кайтару кирәклеге турында әйтте. Бу уңайдан Дәүләт Думасында үлем җәзасына мораторийны бетерү турында фикер алыша башладылар да инде.
***
“Ничего, ничего не бойся,
Ни огня, ни звенящую тень,
Утром кровью своей умойся
И встряхни расцветающий день...”
“Пикник”ның яңа альбомындагы төп җырда шундый сүзләр бар. Алар бу җырны 22 мартта “Крокус Сити Холл”да да башкарырга тиеш булган. Ни кызганыч, концерт залында җырланмый калган сүзләр чынбарлыкка әйләнде...