Узган төндә Денис исемле ир Дим бистәсендәге “Магнит” кибетенә төшкән. Бухакта Mash Batash Telegram-каналы яза.
Сигнализация эшли башлагач, күп тә үтми шәхси сак предприятиесе һәм Росгвардия хезмәткәрләре килеп җитә. Карак сакчыларга каршылык күрсәтә, аларга аты-юлы белән сүгенә, теләсә нәрсә кычкыра. Аптырагач, бер сакчы ирнең ботына травматик коралдан аткан.
Денисны ашыгыч ярдәм бригадасы дәваханәгә алып киткән, табиблар аның аягындагы пуляны алган. Полиция тикшерү башлаган. Тиздән җинаять эше кузгатырга тиешләр.
Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.