Узган җомгада “Крокус”ка һөҗүм иткән террорчылар – Шәмсидин Фәридуни, Дәлирҗан Мирзоев, Сәидәкрәми Рачабализодә һәм Мөхаммадсобир Файзовның канында чынбарлыкны башкача аңлауга китерердәй психотроп матдәләр тапканнар. Бу хакта “Московский комсомолец” “Baza” телеграм-каналы хәбәренә таянып яза. “Алар барысы да наркотиклар тәэсирендә булгандыр, күрәсең. Хәрәкәтләре гадәттәгедән кискенрәк, билгеле бер ашыгучанлык күзәтелә. Бу очракта психотроп матдәләр, әйтик, ниндидер хисләрне, ихтыярны йөгәнләү өчен түгел, бәлки көч-куәтне арттыру, куркуны басар өчен кулланылган. Аларны энергетик эчемлекләр белән чагыштырырга мөмкин”, – дип сөйләп үткән Русия Федераль иминлек хезмәтенең запастагы полковнигы Андрей Приспешкин. Моңа кадәр мәгълүм булганча, Фәридуни Шәмсидин 7 мартта “Крокус”та булып киткән. Baza мәгълүматларына караганда, 10 һәм 14 мартта биредә тагын бер террорчыны күргәннәр.
Исегезгә төшерәбез: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, “Крокус”тагы террорчылык актында 143 кеше һәлак булган, 360 кеше зыян күргән. Моннан тыш Русия Тикшерү комитетына хәбәрсез югалу турында 143 гариза кергән.
Чыганак: rg.ru