Җинаять һәм җәза
29 март 2024, 07:32

"Крокус"ка кереп фото төшергән һәм кешеләрдән акча сораган

Йөздән артык кеше гомере өзелгән зур кайгыдан кемдер  файда эшләп калырга ашыга...

 Яшь хатын ялган юл белән теракттан соң җимерекләрне җыештырганда, “Крокус Сити Холл” бинасына үтеп кергән. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, ул  янып беткән бина эчендә берничә фото ясап өлгергән. Фотосурәтләр өчен ул үзенең подписчикларыннан донатлар ( донат – интернетта акчалата бүләк. – Авт.) алырга ниятләгән.

Mash язуынча, яшь хатын – Олеся Потехина (Храмойкина), ул “Мохнатые ангелы” фондында эшли. 22  мартта, теракт көнне, ул,  үзен  “Лидер” оешмасының  эзләү-коткару һәм миналарны  ачыклау төркеме этләренең вожатые дип таныштыра һәм   6 айлык овчарка көчеген ияртеп, бинага каршылыксыз үтеп керә.  Үзе ведомство формасыннан була.

Концерт залына үткәч, ул берничә фото төшерә һәм чыгып китә. Фотоларны кулланып, ул үзенә акча җибәрүләрен сорый. Моны Олеся фонд этләре коткаручыларга фаҗига урынында ярдәм итә дип  аңлата.

Коточкыч!  Йөздән артык кеше гомере өзелгән зур кайгыдан кемдер  файда эшләп калырга ашыга... Үзен мәрхәмәтле һәм шәфкатьле дип уйлыйдыр да бит, әмма, миңа калса, хатынның бу кылыгы мәрхүмнәр һәм каза күргәннәрне санга сукмау һәм мыскыл итүгә тиң. 

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас