+21 °С
Болытлы
ФСБ хезмәткәрләре Зианчура районының Исәнгол авылында яшәүче 41 яшьлек ирне терроризмны яклашып язганы өчен кулга алганнар. Беркайда да эшләмәүче ир 2023 ел буена даими рәвештә YouTube каналындагы видеоларга комментарийлар язып барган, ул анда Русия территориясендә эшчәнлеге тыелган оешмаларның эшчәнлеген, терроризмны яклашкан.
Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Иргә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Чыганак: bashinform.ru