Җинаять һәм җәза
28 март 2024, 08:08

Мигрантлардан акча алып ятканнар

Полиция капитаны җайлы гына акча эшләү ысулын тапкан. 

Мигрантлардан акча алып ятканнарМигрантлардан акча алып ятканнар
Мигрантлардан акча алып ятканнар

Уфада полициянең элекке капитаны һәм аның ике әшнәсе тоткарланган. Алар легаль булмаган мигрантларны исәпкә куйган, дип хәбәр итә Mash Телеграм-каналы.

Телеграм-канал язуынча, ул 395 кешене –  “Төзелеш-монтажлау компаниясе”нә һәм 129 кешене “Премьер” җәмгыятенә  ялган документлар буенча рәсмиләштергән. Моның өчен 2017 елның апрель-октябрь айларында   якынча  262 мең сум акча алган.

Шуның нәтиҗәсендә  мигрантлар эшләү  һәм  “Башэнерготранс” җәмгыяте исеменнән    илгә 3 еллык срокка берничә тапкыр керү хокукы алган. Һәм бу, билгеләнгән авансның түләнми калуы сәбәпле, дәүләткә якынча  1,6 миллион сум  күләмдә  зыян китергән.

Элекке полицейскийга ришвәт алу һәм вазифа биләгәндә вәкаләтләрен арттыру  маддәләре буенча гаепләү белдерелгән. 

Чыганак: mkset.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас