Җинаять һәм җәза
28 март 2024, 17:32

Бер хатын үзенең кызы өчен диплом сатып алган

Ләкин азактан ул моның өчен бик үкенгән. 

Бер хатын үзенең кызы өчен диплом сатып алганБер хатын үзенең кызы өчен диплом сатып алган
Бер хатын үзенең кызы өчен диплом сатып алган

Башкортстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2019 елда Кушнаренко районында яшәүче хатын-кыз Ишембай һөнәри колледжы директорына 153 мең сум күләмендә ришвәт биргән. Бу уку йортына аяк та басмаган кызы өчен урта һөнәри белем турында диплом аласы килгән.

Хатын җинаять кылуда гаепле булуын таныган. Суд аңа 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм ришвәт хакыннан ике тапкыр зуррак күләмдә штраф билгеләгән.

Ришвәт алучыга һәм арадашчыга карата аерым җинаять эшләре кузгатылган. 

Автор фотосы. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас