Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре корал сату каналын ачыклап, япканнар. Росгвардия ярдәме белән элек хөкем ителгән 46 яшьлек ир – уфалы – тоткарланган.
Ир законсыз корал сатып, акча эшләргә карар иткән. Башка төбәктән үзенә ярдәмче дә тапкан.
"Бәхеткә, аның ниятләре турында полиция хезмәткәрләре вакытында белеп калды. Алар коралның җинаятьчеләр кулына эләгүенә ирек бирмәделәр. Шикләнелгән кеше ике корал һәм кулдан эшләнгән патроннар саткан. Тагын бер пистолетны үзе үзгәртеп ясаган. Менә шул үзе ясаган пистолетны сатканда ирне тоткарладылар да инде. Полиция хезмәткәрләре кәгазъ акчаларны люминесцент порошок белән тамгаладылар, ир шулай булыр дип көтмәгән дә... Тикшерү барышында аңардан 45 мең сум акча алганнар – алары корал сатканнан кергән акча. Моннан тыш, кесәсендә кулдан ясалган пистолет-каләм табылды”, - дип хәбәр итәләр ведомствода.
Ир кылган эшен таныган. Законсыз рәвештә корал сату факты буенча җинаять эше кузгатылган.