Җинаять һәм җәза
27 март 2024, 06:55

Туймазы районында 7 яшьлек кыз баланы көчләүчене тотканнар

Бу адәм шундый ук җинаять өчен бер тапкыр утырган булган инде...

Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.Русия Тикшерү комитетның  БР буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Тикшерү комитетның БР буенча идарәсеннән.

 Туймазы районында  кечкенә баланың җенси кагылгысызлыгына  каршы җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлаганнар. “Башинформ” агентлыгына БР буенча Тикшерү комитетында һәм Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 26 мартта көндез хокук саклау органнары хезмәткәрләре 30 яшьлек хатыннан гариза кабул иткән. Хатын сүзләренчә, шул көнне өйгә картәнисенә кайтышлый  аның 7 яшьлек кызын билгесез адәм көчләгән.

Тикшерүчеләр “балигъ булмаганның җенси кагылгысызлыгына каршы элек кылынган җинаять өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан көчләү һәм җенси характердагы мәсхәрәләү гамәлләре" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

“Тикшерүчеләр һәм криминалистлар ЭЭМ оперативниклары белән берлектә видеокүзәтү камераларын өйрәнеп, шикләнелүченең хәрәкәт итү маршрутын билгеләгәннәр, вакыйга урынын җентекләп тикшергәннәр, андагы предметларны һәм билогик эзләрне алып, экспертизага озатканнар. Тикшерү-оператив чаралар комплексы нәтиҗәсендә шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Ул – Туймазыда яшәүче 23 яшьлек ир, моңа кадәр ул балигъ булмаган кыз баланы көчләгәне өчен хөкем ителгән булган инде”, – диләр ведомстволарда.

Сорау алу вакытында шикләнелүче гаебен таныган.

“Полиция бүлегенә балигъ булмаган кыз баланы көчләгән өчен  алып килделәр. Кылыгымда үкенәм, гаебемне таныйм”, – дигән педофил полицейскийларга.

Инде бер тапкыр көчләгәч, нишләп аны шулай тиз төрмәдән чыгарганнар? Бу сорау күпләрне борчыйдыр, мөгаен...

Чыганак: bashinform.ru

Моя Уфа| Новости Уфы и Башкирии, телеграм
Фото:Моя Уфа| Новости Уфы и Башкирии, телеграм
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас