Җинаять һәм җәза
26 март 2024, 07:42

Уфадан ике мең җинаять эшен Казахстан чигендә тапканнар

Ике хезмәткәр юкка чыгарылырга тиешле документларны макулатурага тапшырган. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы ике мең җинаять эше югалганы өчен хезмәткәр хатынны эштән азат иткән. Әмма ханым сүзләренчә, аның гаебе юк, документлар юкка чыккан вакытта ул больничныйда булган.

Лилия Мостаева өченче бүлектә җинаятьләр тикшерү буенча начальник булып эшләгән һәм архив эшләрен алып барган. 2022 елда бүлектә тикшерү булган, һаман да юкка чыгарылмаган 7 ел элекке документлар табылган. Лилия бу эшне ике хезмәткәре – өлкән лейтенант Шәрипов һәм майор Фәйзуллинга – йөкләгән. Лилия үзе исә больничныйда булган – күптән түгел йөклелеге төшкән ялгыз хатын ниһаять ЭКО ярдәмендә бәбигә узган булган.

Күп тә үтми Казахстан чигендә бер фураны туктатканнан соң, анда Уфадан 1956  җинаять  эше табылган. Ахырда ачыклануынча, Шәрипов белән Фәйзуллин аларны җиде мең сумга макулатурага тапшырган. Лилияне эштән җибәргәннәр һәм аның янә авыры төшкән. Бер елдан артык ул янә элекке эш урынына кайтырга тырыша, әмма җирле суд ведомство эшләренә кысалмаска уйлаган, ахры, дип яза Mash Batash Телеграм-каналы. Шуңа Лилия РФнең Югары судына кадәр барып җитәргә ниятли. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас