Җинаять һәм җәза
26 март 2024, 04:08

“Мин борылып залга карадым, исән кеше юк иде...”

“Крокус Сити Холл”да зыян күрүчеләр арасында Стәрлетамак кешеләре дә булган.

smartik.rusmartik.ru
smartik.ru

“Крокус Сити Холл”да зыян күрүчеләр арасында Стәрлетамактан бер гаилә – 50 яшьлек Юрий К. һәм аның хатыны Ольга булган.

– Концерт башланырга тиеш иде, аткан тавышлар ишетелде. Кемдер атып үтерәләр, качарга кирәк, дип кычкырды, – дип сөйләгән Юрий UFA1.RU басмасына. – Мин хатынымны урындыклар арасына яшердем. Кораллы кешеләрнең икесе, залга керү урынына якынрак калып, аннан аттылар, ә берсе рәтләр буйлап китте. Мин креслолар арасыннан аның ягына карап алам, ләкин башымны күтәрергә курыктым, ул бик якын иде, безне шунда ук күрер иде.

Аның сүзләренчә, залда янгын башлангач, коточкыч хәл көчәя.

– Атучыларның берсе нинди снаряд ташлады булса кирәк, чөнки мине дулкын уратып алды, хәзер башымда янгын эзләр бар, – дип искә ала Юрий. – Алар атуларын дәвам итте, ә янгын көчәйгәннән көчәйде – эссегә чыдарлык түгел иде. Төтен өскә күтәрелде, анда түшәмнәр нык биек, без тончыгырга өлгермәс идек, бәлки, ләкин менә эсселек... Ниһаять, атучылар китте һәм кешеләр әкренләп күтәрелә башладылар. Шунда ук ашыкмадылар, чөнки барысы да террорчылар кире әйләнеп кайтырыннан курыкты. Түзә алмаслык була башлагач, без дә чыгу юлына киттек. Сәхнә артыннан турыга урамга чыгу юлы бар дип кычкырган кешегә зур рәхмәтлебез. Без шунда ук ишеккә йөгердек. Урамга чыгар алдыннан мин тагын бер тапкы залга борылып карадым. Беркем дә исән түгел иде...

Юрий сөйләвенчә,  ул 1985 елда ук Башкортстаннан киткән. Ләкин улы ул туган Стәрлетамак шәһәренә нефтьчегә укырга кайткан.

Исегезгә төшерәбез: 22 март кичендә “Пикник” төркеме концерты алдыннан Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл” концерт залына камуфляж киемнәрендә берничә ир-ат бәреп керә һәм ут ачалар. Бинада янгын чыккан. Соңгы мәгълүматлар буенча, 139 кеше һәлак булган, 180нән күбрәк кеше зыян күргән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас