+22 °С
Яңгыр
Ульяновскида яшәүче егет сөйгән кызын кыйнаган, чәченең бер өлешен кырып алган. Кыз бала әле мәктәптә 9нчы сыйныфта укый.
Егет исерек килеш кызны йодрыклары белән тукмый, аннары чәчләренең бер өлешен кырып ала.
Икенче көнне кызның хәле начарлана, ул дәваханәгә бара. Табиблар аның борыны һәм яңак сөяге сынуын ачыклый, имгәнгән урыннары да күп була.
Кызны дәваханәгә салалар. Хокук саклаучылар тикшерү башлый. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: intertat.tatar