Башкортстанның катгый режимлы колонияләренең берсендә террорчылык статьясы буенча Әмир Габдрахимов үз җәзасын үтә (исеме һәм фамилиясе үзгәртелгән). Аңа 30 яшь тә тулмаган әле, әмма ул инде берничә ел төрмәдә утыра. Яшьләр карьера ясау, йорт сатып алу, гаилә кору белән мәшгуль булганда, ул исә төрмәдә гомерен уздыра.
Әмир авылда күп балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәптә белем ала, малайларча шук була, футбол уйный. Яшүсмер вакытында әтисе икенче гаиләгә китә. Әмир үскәч, әнисенә ярдәм итәр, аның таянычы булыр дип уйлый. Мәктәптән соң автомеханик белгечлегенә укырга керә, азык-төлек ташучы булып эшләп ала. Соңрак сәүдә вәкиле була, клиентлар базасын булдыра, товарлар сата.
“Әйткәндәй дингә һәрвакыт битараф булдым. Мәчеткә беркайчан да йөрмәдем. Бер максат-хыялым бар иде: эшләргә һәм үз бизнесымны ачарга. Ләкин бер көнне барысы да үзгәрде, асты өскә килде", - дип билгеләп үтә хөкем ителүче.
Әмир күршесенә йорт төзергә ярдәмләшә. Бервакыт ул ялгыш егылып төшә, ә янында гына биш метр биеклектән 200 килограммлы бетон тартма төшә, бәхетенә каршы аңа эләкми.
“Мин гаҗәпләнү һәм курку халәте кичердем, чак кына үлмәдем бит. Шул вакытта минем әниемнең абыйсы Ришат (әнинең өч туган абыйсы), булган хәлне күргәч, шуны әйтте: «Син туарсыңмы, юкмы дип уйламаган идең, һәм син тудың. Шулай ук синнән беркем дә үләргә телисеңме, юкмы дип сорамаячак. Бу хакта уйлан!"диде. Ә абый - мөселман, 15 ел дин тоткан кеше. Ул миңа яңа фикерләр уятты, дини темаларга этәрә башлады: мин өйрәнә, укый, күбрәк белә башладым, җомга көннәрендә мәчеткә йөрдем, намаз укый башладым», – дип искә ала ул.
“Абый белән дини темаларга ешрак аралаштык. Ул мәктәптә сакчы булып эшләде, мин аның янына сөйләшергә килә идем. Һәм менә шундый очрашуларның берсендә безнең аның белән сөйләшүебезне күзәтү камерасы төшереп алган. Минем туганым күптән күзәтү астында булган. Мин дини сөйләшүләребезнең никадәр законлы яки законсыз булуын белмәдем. Мәктәпкә килдем, аның залыннан ачкыч алдым, кердем, без анда ярты- бер сәгать сөйләштек. Башка кешеләр дә килде. Абый безгә җыелышларда китаплар укырга рөхсәт итте, аннары мәгънәсен аңлатты. Чынлыкта, бөтен китап безнең өчен, яшьләр өчен, аңлашылмый иде. Бу барысы да ярты ел дәвам итте», – дип сөйли Әмир.
Тиздән Ришат абыйсын һәм аның танышын кулга алалар, чөнки аларда тыелган әдәбият табалар. Шуннан соң Әмиргә да тентү белән киләләр.
"Минем дә өйдә төрле китаплар, Русиядә тыелган оешма белән бәйле булган иске гәзитләр бар иде. Аларны тентү вакытында таптылар», – дип билгеләп үтә хөкем ителүче.
"Экспертиза мәгълүматлары буенча, без «катнашучылар». Тикшерү озак барды-1 елда 7 ай, аннары суд – 3 елдан артык. Нәтиҗәдә, суд 9 ел каты режимлы колониядә утыру турында карар чыгарды. Башкаларга 12 ел һәм аннан да күбрәк вакыт бирелде. Абыйга - 19 ел", – диде хөкем ителүче.
Әмиргә РФ җинаять кодексының 205.5 маддәсе буенча гаепләү белдерелә (террор оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу). Ул беркайчан да ирексезлек белән килешмәячәкмен дип уйлый, ләкин ияләшә, рәшәткәләр һәм катгый режим белән килешә. Тегү цехында эшли башлый.
"Ялгыз дога кылам. Намаз укыйм, ураза тотам – моны үзем өчен эшлим, – ди ул. - Җанымны җылыта, гаилә мине һәрвакыт хуплады һәм хуплый. Ләкин мин әниемне, туганнарымны тәэмин итәргә тиеш идем, алар өчен терәк һәм яклаучы булырга тиеш идем, ә нәтиҗәдә менә шулай килеп чыкты, алар миңа ярдәм итәләр. Мин ышанычны акламадым, ялгыштым, һәм бу уй мине эчтән ашый, тынгылык бирми...”
Стресс дәрәҗәсе зуррак булган саен, кеше күбрәк йогынтыга дучар була дип исәпләнә. Шуңа күрә төп киңәш-үзегезгә карата игътибарлырак булу, үз хисләрегезне һәм ихтыяҗларыгызны тыңлау. Эчке проблемалар, аңлашылмаучанлыклар һәм борчылулар булганда, якыннарыгыздан ярдәм сорарга яки белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Террорчылык буенча утырганнарга азат ителгәннән соң да өстәмә тыюлар каралган: алар буш вакытларын иркенләп үткәрә алмый, төннә урамда яки җәмәгать урыннарында, яисә күпләп халык җыелган урыннарга йөри алмый.
Бу кешеләрне контрольдә тоту өчен эшләнә. Алар аеруча куркыныч. Алар иреккә чыккач, гадәти тормыш белән яшәргә тиеш түгел. Аларның җинаятьне кабатлау куркынычы бар. Һәм, әлбәттә, полиция тарафыннан яхшы профилактика кирәк. Участок хезмәткәрләре эшләргә тиеш, үз участогындагы һәр кешене белергә тиеш. Әгәр ир-ат кинәт чәчен кырса, моңа кадәр беркайчан да булмаган озын сакал үстерә икән, моңа игътибар итәргә, сөйләшергә, аның өенә килергә һәм сорарга кирәк: "ә син нигә бу чәчеңне кинәт кырдың һәм сакал үстердең?" Һәм барысы да аңлашылачак. Ә экстремистик идеология белән яшәүче кешеләр моны яшермиләр дә, алар аңа сукырларча бирелгәннәр. Шунысын да искәртү урынлы булыр, хәзер террорчылык эшчәнлеге белән бәйле барлык җинаятьләр хәрби судлар тарафыннан гына карала. Хәрби суд бик профессиональ дәрәҗәдә, анда тәҗрибәле судьялар, алар каты хөкемнәр чыгаралар.
Чыганак: bashinform.ru