Җинаять һәм җәза
25 март 2024, 05:11

Юлда яна башлаган Кыйгы-Уфа автобусында бер ир йоклап калган

Пассажирлар аны уятмыйча чыгып йөгергәннәр. 

Юлда яна башлаган Кыйгы-Уфа автобусында бер ир йоклап калганЮлда яна башлаган Кыйгы-Уфа автобусында бер ир йоклап калган
Юлда яна башлаган Кыйгы-Уфа автобусында бер ир йоклап калган

Чиләбе өлкәсендә Уфага китеп барган микроавтобуска ут капкан.

Бүген, 25 март иртәсендә, Чиләбе өлкәсенең Сим шәһәре янында Кыйгы авылыннан Уфага китеп баручы микроавтобус янган. Бу хакта UTV каналына пассажирларның берсе сөйләгән.

Аның сүзләренчә, алар бүген иртән Кыйгы районыннан Уфага кузгалганнар. Аларның маршруты Чиләбе өлкәсе территориясе буенча үткән. Шунда җиткәч, транспорт яна башлаган. ⠀ Пассажир сөйләвенчә, ул юлда йоклап барган, төтен исенә уянып киткән. Микроавтобус инде ул вакытта дөрләп янып утырган, ә барлык кешеләре диярлек чыгып өлгергән, тик ул һәм бер олы яшьтәге хатын-кыз гына утырып калган.

Ирнең сүзләренчә, ул транспорттан соңгысы булып чыккан, беркем дә аны уятмаган. ⠀

Әлеге вакытта автобус сүндерелгән. Һәлак булучылар юк. Пассажирларны икенче автобус алып киткән. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас