Җинаять һәм җәза
25 март 2024, 12:25

Яшь егет 1 миллион сум бурычлы машина сатып алган

Кешедән сатып алсаң, бәлале булуың да бар...

Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.
Фото:Уфаның ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән.

 Юл-патруль хезмәткәрләре кичә Уфада  суд приставлары хезмәте тарафыннан  эзләүгә игълан ителгән “ГАЗ” эвакуаторын тоткарлаган. Мәгълүматлар базасы буенча тикшергәч, машинаның хуҗасына карата моңа кадәр түләнмәгән 1 050 000 сумлык бурычлары  өчен башкару производствосы ачылганлыгы билгеле була. 21 яшьлек машина йөртүче сүзләренчә, эвакуаторны ул былтыр декабрьдә  икенче шәһәрдә сатып алган һәм аның элекке хуҗасының бурычлары барлыгын белмәгән.

“Кредит бурычларын түләтү турындагы башкару производствосы кысаларында транспорт чарасына арест салынган, һәм эвакуаторны махсус стоянкага урнаштырганнар. Водительне  идарә итүдән читләштергәннәр һәм арытаба мәсьәләне хәл итәр өчен суд приставларына тапшырганнар”, – диләр ведомствода.

Менә бит, кулланылышта булган нәрсә сатып алсаң, бәлале булуың да бар...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас