Җинаять һәм җәза
25 март 2024, 00:26

Теракт ясауда шикләнүчеләрне сак астына алганнар (Видео)

Кемнәр алар, гаиләләре бармы? 

Теракт ясауда шикләнүчеләрне сак астына алганнарТеракт ясауда шикләнүчеләрне сак астына алганнар
Теракт ясауда шикләнүчеләрне сак астына алганнар

Мәскәүнең Басман суды "Крокус Сити Холл"да теракт оештыруда шикләнелгән кешеләрне ике айга сак астына алган. Ягъни, алар анда 22 майга кадәр торачаклар.

Егетләрнең барысы да Таҗикстаннан.  Мәскәүнең Басман суды утырышы ябык тәртиптә узган. Далержон Мирзоев, Рачабализода Муродали, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридунига гомерлек төрмә яный. Аларга теракт маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Шикләнелүчеләр барысы да кыйналган. Муродалиның бер колагы киселгән. Икесе дә гаепләрен таныган. Гаепләнүчеләр русча белми, аларга тәрҗемәчеләр бирелгән.

Алар турында кыскача мәгълүмат:

Мирзоевка 32 яшь, Новосибирскида теркәлгән. Гаиләсе, дүрт баласы бар, шул исәптән 1,5 яшьлек игезәкләр.

Муродолига 30 яшь, өйләнгән булуын һәм бер баласы барлыгы турында сөйләгән.

Шамсидин Фаридуни, 25 яшьтә, өйләнгән, Красногорски шәһәрендә теркәлгән. Паркет ясау фабрикасында эшләгән. Сигез айлык баласы бар. Кайбер пабликларда таралган видеоларга караганда, бәйләнгән һәм тезләрендә торучы Фаридуни сорау алу вакытында үтерү өчен 500 мең сум вәгъдә иттеләр, ди.

Дүртенче гаепләнүче Мөхәммәтсобир Файзовны утырыш залына арбада керткәннәр. Аңа 19 яшь. Ул реанимациядә яткан вакытта сорау алганнар. Тоткарлау вакытында күзе чыккан. Ир Иваново шәһәрендә барбешопта эшләгән.

24 мартка булган рәсми мәгълүматларга караганда, бу терактта барлыгы 133 кеше һәлак булган, 152се яраланган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас