Җинаять һәм җәза
25 Марта 2024, 14:24

Барысы да армиягә бармыйча гына хәрби билет алыр иде

Илеш егете ришвәт биргән өчен бик зур акчасын югалткан. 

Барысы да армиягә бармыйча гына хәрби билет алыр идеБарысы да армиягә бармыйча гына хәрби билет алыр иде
Барысы да армиягә бармыйча гына хәрби билет алыр иде

Бирергәме, юкмы? Бирсәң яхшырак бит инде, хыялың тормышка аша, яшәве җиңеләя. Акча да кызганыч, тик нишлисең... Бирмичә дә булмый...

Тормышында хакимиятнең төрле органнары белән килеп чыккан мәсьәләне хәл итәр өчен ришвәт бирергә ниятләгән кешенең башында гадәттә шундый уйлар бөтерелә. Бирсәң, проблема тизрәк хәл ителәчәге көн кебек ачык.  Әмма, бу – җинаять. Бирмәсәң, сиңа кем бушка ярдәм итсен?! Шуңа да җинаять булса да “шыпырт” кына кыласың аны.

Андый җинаятьләрнең “шыпырт” кына эшләнмичә, хокук саклау органнары тарафыннан ачылганнары да була. Республикада ел саен коррупциягә бәйле меңләп җинаять ачыклана. Мәсәлән, шушы көннәрдә Нефтекама шәһәр суды Илеш районы кешесенә карата җинаять эшен караган. Элек бер дә хөкем ителмәгән  бу 26 яшьлек егет ришвәт биргәндә тотылган.

Әлеге хәлнең тарихына күз салыйк. Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвердәй бу егеттә Ватаны алдында хәрби бурычын үтәү теләге бөтендәй  булмаган, әмма билетсыз да каласы килмәгән. Бу нияте белән ул былтыр декабрь аенда  хәрби комиссариат хезмәткәренә  ришвәт итеп 150 мең сум акча тәкъдим иткән. Ләкин бу хәл егет өчен күңелсез тәмамланган,  хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны җинаять урынында  ук кулга алган.

"Гаепләнүченең һәм шаһитларның күрсәтмәләрен, гомумән җинаять кылу шартларын тикшереп, эшнең язма материалларын караганнан соң, суд “законсыз гамәлләр кылган өчен вазифаи затка шәхсән ришвәт бирергә маташу” маддәсенә яраклы рәвештә егет гаепле дип табылган һәм ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 450 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Суд карары тиздән үз көченә керәчәк.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас