Җинаять һәм җәза
25 март 2024, 04:52

Кырмыскалы районындагы авариядә ике кеше һәлак булган

Әй, Ходаем!..

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.

ЮХХДИ хезмәткәрләре Кырмыскалы районында ике кеше һәлак булган авария нечкәлекләрен ачыклый. Бу фаҗига кичә Уфа – Инзәр – Белорет юлының алтынчы километрында теркәлгән.

Әлегә билгеле булуынча, “Лада Веста” белән идарә итүче 76 яшьлек ир арбалы “Газель” машинасына барып менмәс өчен, рульне уңга борган һәм ике җәяүлене таптаган.

“Нәтиҗәдә 59 яшьлек хатын белән 36 яшьлек ир ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче үк үлгән”, – дип хәбәр итәләр БР буенча ЮХХДИ идарәсендә.

Авария мизгелендә “Газель” водителе юл астына төшеп киткән “Лада Гранта”ны чыгарып маташкан.  Юл читендә торган “Гранта”ның пассажиры (59 яшьлек хатын)  һәм буксир тросын ычкындырып маташкан “Газель” пассажиры (36 яшьлек ир)  һәлак булган.

Юл-транспорт һәлакәте урынына дәүләт автоинспекциясе һәм башка махсус хезмәтләр килгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас