Мәскәү шәһәренең Басман суды “Крокус Сити Холл” концерт залында теракт ясаган дүрт террорчыны кулга алды. Таҗикстанда туып-үскән ирләр - Далерджон Мирзоев, Рачабализоде Муродали, Мухаммадсобире Файзов һәм Шамсидин Фаридунины ике айга изоляторга озаттылар.
Сорау алулар күрсәтүенчә, алар дүртесе дә үз җинаятьләрен таныйлар, берсе дә кире какмаган. 33 яшьлек Мирзоевның Таҗикстанда гаиләсе, 4 баласы бар. Шамсидинның 8 ай элек кенә баласы туган.
Җианятьчеләрнең берсенең дә РФ гражданлыгы юк, Русиядәге пропискаларының да вакыты чыккан булган.
Аларның, кулларына автомат алып, 500 мең сум акча өчен кешеләр, балалар үтерергә чыгуын гына аңлап булмый... Акча кеше гомереннән дә кадерлерәккә әйләнде мени?
Чыганак: KP.RU