Җинаять һәм җәза
24 март 2024, 15:25

Балалар бакчасында бер сабый аягын сындырган

Тәрбияче гаеплеме? 

Балалар бакчасында бер сабый аягын сындырганБалалар бакчасында бер сабый аягын сындырган
Балалар бакчасында бер сабый аягын сындырган

Октябрьский шәһәр суды балалар бакчасы тәрбиячесенә карата «Хәвефлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү» маддәсе җинаять эшен караган.

Балалар бакчасында иртән саф һавада йөрергә чыккач, бер бала мәйданчыкта үзенең яшенә туры килмәгән уен җиһазына менгән. Бу хәлне тәрбияче күрмәгәнме, яисә игътибар итмәгәнме инде...Кыскасы, бала аска төшкәндә, кулы ычкынып китеп, җиргә егылган. Нәтиҗәдә аның бот сөяге сынган. Шуннан киткән тикшерү, суд юлы...

Тәрбияче һәр бала өчен җаваплы, берсен дә күзеннән ычкындырмаска, кирәкмәгән җиргә аяк бастырмаска тиеш. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә генә таныган, балаларны игътибарсыз калдырганым булмады дип, ант иткән.

Суд җәза билгеләгән вакытта бу хәлнең җәмгыять өчен никадәр куркыныч, хәвефле булуын, хатынның моңа кадәр үз эшенә никадәр җаваплы каравын, гаиләсенең яшәү шартларын исәпкә алган.

Имгәнгән баланың әти-әнисе белән килешеп, тәрбиячегә каты җәза бирмәгәннәр, ул хәзер 100 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була.

 

Ксения Калинина фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас