Җинаять һәм җәза
24 март 2024, 15:29

Алар анда берничә тапкыр барган

Ачыклануынча, җинаятьчеләр һөҗүм итәр алдыннан күңел ачу үзәгенә берничә тапкыр барганнар. Хәтта спектакльләр караганнар.

gazeta.ru Алар анда берничә тапкыр барганgazeta.ru Алар анда берничә тапкыр барган
Алар анда берничә тапкыр барганФото:gazeta.ru

“Крокус Сити Холле” концерт залында канлы теракт оештырган җинаятьчеләр һөҗүм итәр алдыннан күңел ачу үзәгенә берничә тапкыр барганнар. Максатлары – бинаның планировкасын, сакчыларның кайда утыруын карау, терактка әзерләнү, азактан чыгып китү юлларын планлаштыру булган.

22 март көнне кичтән “Крокус”та дүрт кораллы кеше “Пикник” төркеменең концертына килгән тамашачыларны атып, соңыннан концерт залын шартлатып чыгып киттеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, анда һәлак булучылар саны 137гә җиткән.

Бүген Русиядә матәм көне булды, һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклау эшләре бара һәм таныганнарына җеназа укулар башланды.

Чыганак: gazeta.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас