SHOT Telegram-каналына Юрий исемле егет сөйләвенчә, ул дусты белән Строгино районында кафеда булган. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә “Крокус”тагы атышлар турында хәбәрләр килә башлаган. Егетләр каза күрүчеләргә ярдәм итәргә карар кылып, машинада фаҗига урынына киткәннәр.
“Крокус” тирәсендә алар сәүдә үзәгеннән өс киемсез йөгерүче халыкн күргән. Егетләрнең машинасына атышның нәкъ үзәгеннән кача алган ирле-хатынлы утырган, шулай ук бер яшь кыз, ул металл эзләүче корылма аша үткән генә булган, ату тавышларын ишетеп, бинаның эченә үк кермичә, чыгып йөгергән. Бу өч кешешок хәлендә иде, дип сөйли егетләр. Юра дусты белән аларны якындагы метро станциясендә төшереп калдырган һәм арытаба кешеләргә ярдәмгә ашыкканнар.
Соңгы хәбәрләр буенча, һәлак булганнар саны 70 кеше дигәннәр иде. Алар арасында атышлардан бәдрәфләрдә, техник бүлмәләрдә качып, тончыгып үлүчеләр дә булган...
Җир йөзендә кайчан да булса террорчылыкны бетерә алырлар микән? Шулкадәр вәхшилек һәм кансызлык...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.