Җинаять һәм җәза
22 март 2024, 08:58

Уфа паркында "закладчик" булып эшләүче Әлшәй егетен тотканнар

Ул Уфага зур акча эшләргә килгән, ләкин карьерасы тиз җимерелгән... 

Уфа паркында  "закладчик" булып эшләүче Әлшәй егетен тотканнарУфа паркында  "закладчик" булып эшләүче Әлшәй егетен тотканнар
Уфа паркында "закладчик" булып эшләүче Әлшәй егетен тотканнар

ДПС хезмәткәрләре, Сәгыйть Агиш урамындагы урман-паркында тәртип саклап йөргәндә, үзен бик сәер тоткан бер кешегә игътибар иткәннәр.

Үтеп китмәгәннәр, янына барып, хәлен сорашырга булганнар. Егет болар килгәнен күргәч, тәмам "коелып" төшкән. Курыкканы әллә каян күренеп торган, сөйләшкәндә хәтта тотлыга да башлаган. Полиция хезмәткәрләре бу 28 яшьлек егет белән сөйләшкән вакытта үзе белән сок савытында тыелган матдәләр барлыгын ачыклаган.

Бу урынга тиз вакыт эчендә килеп җиткән тикшерү-оператив төркем егетнең куеныннан 40тан артык порошоклы төргәк һәм 40 мең сумнан артык акча тапкан.

Наркотик матдә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистик үзәгенә тикшерүгә җибәрелгән, аның барышында ул чыннан да наркотик матдә булуы расланган, ә авырлыгы 50 грамм тирәсе тәшкил иткән - бу закон нигезендә шактый күп», — дип хәбәр иттеләр Уфа буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәтендә.

Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Ир-атны сак астына алганнар.

Ачыкланганча, Әлшәй районында яшәүче 28 яшьлек егет Уфага эшкә килгән. Ул шәһәр эчендә "закладка"лар куеп йөрүче булып эшләргә җыенган. Ләкин карьерасы килеп чыкмаган, полиция аның зур акча эшләү хыяллын җимергән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас