Җинаять һәм җәза
22 март 2024, 07:21

Әстәгъфируллаһ! Бер хатынның 90 штрафы җыелган

Әллә юл йөрү кагыйдәләрен белмичә руль артына утырды микән? 

Әстәгъфируллаһ! Бер хатынның 90 штрафы җыелганӘстәгъфируллаһ! Бер хатынның 90 штрафы җыелган
Әстәгъфируллаһ! Бер хатынның 90 штрафы җыелган

Башкортстанда «Бурычлы» оператив-профилактик чара вакытында ЮХХДИ хезмәткәрләре штраф түләмәүчеләрне тоткан.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кичә Дүртөйле районында М-7 «Волга» юлында ДПС хезмәткәрләре «Паутина» системасы ярдәмендә Hyundai Solaris машинасын туктатканнар. Руль артында 43 яшьлек хатын-кыз утырган. ЮХХДИ федераль базасы мәгълүматлары буенча, ул юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 99 500 сумлык 90 штраф җыйган. Штрафлар үзеннән-үзе юкка чыкмыйлар, хәзер аңа бу сумманы түләргә кирәк булачак. 

Әйткәндәй, штрафлар турында ЮХХДИ рәсми сайтында, шулай ук «дәүләт хезмәтләре» порталында белергә мөмкин.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас