Уфада чәчләр үрә торырлык хәл булган – 43 яшьлек ир 3 группа инвалид күршесен рәхимсез рәвештә пычак белән чәнчеп үтерүдә гаепләнә. Бу хакта прокуратура һәм Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, үткән сентябрьдә инвалид танышы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Йортының ишегалдына чыккач, күршесе белән очрашкан, алар арасында низаг чыккан. Ызгыш сугышка әверелгән. Берникадәр вакыттан соң, һөҗүм итүче пычакка охшаган әйбер табып алып килгән һәм авыруы аркасында ярдәмсез хәлдә булган инвалид янына килеп, сәбәпсез аның күкрәгенә суккан. Тегесе шунда ук үлгән.
Пычак белән кадаган иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен танымаган. Материаллар Башкортстан Югары судына карау өчен җибәрелгән. “Гаепләнүче 2018 елда үтергән өчен хөкем ителгән булган инде”, — дип хәбәр итә СК.
Фото: vesti92.ru