Караклыкның, башкалар милкен, башкалар акчасын үзләштерүнең бик тә начар күренеш булуын, аның өчен суд каршына басарга туры киләчәген аңлап торабыз. Ләкин арабызда юк-юк та намуссыз кешеләр очрап тора.
Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Иглин почтамтына караган Олы-Теләк почта бүлегенең 32 яшьлек начальнигының җинаятьчел эшчәнлеген ачыклаган һәм туктаткан. Ханым вазифасын даими рәвештә кассадагы акчаны һәм үзенә ышанып тапшырылган милекне законсыз үзләштерү өчен файдаланган.
“Ачыклануынча, почта бүлеге җитәкчесе 2022 елның ноябреннән 2023 елның июнь аена кадәр почта кассасыннан акча һәм оешманың товар-матди кыйммәткә ия әйберләрен урлап, аларны шәхси ихтыяҗларда файдаланган. Аның законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә "Русия почтасы”на 499 393 сумлык зыян китерелгән",-дип хәбәр иттеләр БР буенча Федераль иминлек хезмәтенең матбугат хезмәтендә.
Җинаятьчегә карата “үзләштерү һәм акча туздыру (растрата)” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер законсыз эшчәнлекнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә.
Фото: ВКонтакте