Җинаять һәм җәза
20 март 2024, 08:21

Көннәрдән беркөнне фатирсыз калган

Бик зур кайгы бит ул урам уртасында торып калу. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада яшәүче хатын,  телефон мошенникларына ышанып, милкеннән колак каккан һәм кредитлар рәсмиләштергән. Ул үзенең җыйган акчаларын мошенниклардан саклыйм, дип уйлаган, әмма нәтиҗәдә фатирын саткан һәм үз исеменә берничә кредит алган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә,  быел гыйнвар ахырында 51 яшьлек хатынга шалтыратып, сим-картасы срогын озайтырга кирәклеген хәбәр иткәннәр. Моның өчен аңа смс-хәбәрдә килгән кодны әйтергә кирәк булган. Кушылганнарны эшләп, ул код саннарын әйткән, шулчак әңгәмәдәш ир трубканы куйган. Күп тә үтми хатынга үзен  “Дәүләт хезмәтләре” порталы хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыраткан һәм аның шәхси кабинетын ватулары турында әйткән. Имеш, ханымның шәхси мәгълүматлары мошенникларга билгеле булган. “Кыскасы, хәзер сезгә Русия Банкы хезмәткәре шалтырата, көтегез”, – ди “Дәүләт хезмәтләре” порталы белгече. “Банк хезмәткәре”, чыннан да шалтыратып, аферистлар сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә тырыша, тиз арада акчаларыгызны хәвефсез исәпкә күчерегез, ди.

Коты алынган ханым, бу хәлләргә ышанып, еллар дәвамында җыйган акчаларын мошенниклар исәбенә күчергән, фатирын саткан һәм берничә кредит алган. Гомум зыян 11 миллион сум тәшкил иткән.

“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаятькә катнашы булганнарны ачыклау буенча эш алып бара.

Кызганыч, чынбарлыгыбыз шундый безнең, мошенниклар турындагы хәбәрләргә исебез  китми хәзер. Чөнки көн саен ватандашларыбыз фәлән сум акчаларын югалта. Игътибарлы, уяу булыгыз, дуслар!  Белгеч әйтмешли, таныш булмаган кеше шалтыратса, трубканы куегыз. Иң дөрес карар шул.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас