Җинаять һәм җәза
19 март 2024, 16:21

Таиландка барыр урынына суд юлын таптый

Шулай да була, күрәсең...

Әлфия Шакирҗанова.Әлфия Шакирҗанова.
Фото:Әлфия Шакирҗанова.

Уфаның Дим районы прокуратурасы 25 яшьлек иргә “вазифа биләүче затка ришвәт бирергә омтылу” маддәсе буенча гаепләү карарын раслады. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, суд приставында ир-аттан 450 мең сумнан артык  бурычнытүләтү турындагы материаллар булган. Пристав бурычлының Русиядән чыгуына вакытлыча чикләү турында карар кабул иткән.

“Таиландта ял итәргә юлламасы булган яшь ир суд приставына  50 мең сумга бу чикләүне юк итү  турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Суд приставы бу хакта җитәкчелеккә хәбәр иткән. Акчаларны тапшыргач та ришвәт бирүче вакыйга урынында   Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш  идарәсенең үз хәвефсезлеге хезмәте тарафыннан  тоткарланган”, – диләр ведомствода.  

Гаепләнүче гаебен таныган. Җинаять эше Дим районы судына юнәлтелгән.

Оҗмах утравына барырга ниятләгән дә бит, барып чыкмаган. Хәер, шунда кадәр барырлык акчасы булгач, башта бурычын түләсен, аннары рәхәтләнеп ял итәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас