Җинаять һәм җәза
19 март 2024, 16:51

Пычак белән суккан дустын гафу иткән

Менә сиңа мә! 

Нефтекамада  узган елның декабрендә   хәмер эчкән ике дус арасында җитди талаш чыккан, ахырда хәтта ир-егетләрнең берсе пычакка үрелгән. Моңа кадәр  хөкем ителмәгән 30 яшьлек ир, кулына пычак алып, дустының ботына һәм күкрәгенә суккан. Җәрәхәтләнгән ирнең сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Тикшерүчеләр “кеше гомеренә куркыныч тудырган, корал буларак кулланыла торган әйбер белән сәламәтлеккә авыр зыян китерү” маддәсе  буенча җинаять эше кузгатканнар.

Судта гаепләнүче гаебен таныган һәм кылыгына үкенгән. Аның дусты иптәшенә карата бер дәгъвасы да булмавын белдергән. Пычакка үрелгән ир әхлакый зыянны каплаган. Суд гаепләнүченең гаебен тануын, кылыгында үкенүен, әхлакый зыянны каплатуын һәм тәрбиядә кече яшьтәге балалары барлыгын, каза күргән ирнең әхлаксыз тәртибе  җинаятькә  этәргеч булуын исәпкә алып, карар чыгарган. 

"Нефтекама шәһәр суды карары белән гаепләнүче гаепле дип танылды, аңа ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел төрмә җәзасы билгеләнде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәде", – дип хәбәр иттеләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас