Җинаять һәм җәза
15 март 2024, 14:51

Наркологта исәптә торучы 120ләп кешенең "права"сы булган

Моны Уфаның Калинин районы прокуратурасы ачыклаган.

Наркологта исәптә торучы 120ләп кешенең "права"сы булганНаркологта исәптә торучы 120ләп кешенең "права"сы булган
Наркологта исәптә торучы 120ләп кешенең "права"сы булган

Уфада наркотиклар куллануы аркасында наркологта исәптә торучы 100дән артык кешедә машина йөртү таныклыгы бар. 

Моны Калинин районы прокуратурасы ачыклаган. Мәсәлән, ведомство 120 шундый кешене  ачыклаган. «Юл йөрү хәвефсезлеге турында»гы федераль закон нигезендә наркотика кулланган кешеләргә машина руле артына утырырга ярамый. Прокуратура суд тәртибендә шул 120 кешенең машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгаруны таләп иткән.

Фото: whoyougle.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас