Җинаять һәм җәза
15 март 2024, 12:46

Колледж директоры ришвәт алуда гаепләнә

Уку йортының өч бухгалтеры да үз гаепләрен таныганнар. 

Колледж директоры ришвәт алуда гаепләнәКолледж директоры ришвәт алуда гаепләнә
Колледж директоры ришвәт алуда гаепләнә

Ишембай һөнәри көллиятенең директоры һәм өч бухгалтеры ришвәт алганнары өчен суд юлында йөриячәкләр.Бу хәл турында БР тикшерү комитеты хәбәр итә. 

Тикшерү фаразлары буенча, колледж директоры үзенең хезмәткәрләре белән килешеп, 2018 елдан 2021 елга кадәр уку йорты бюджетыннан даими рәвештә акча урлаганнар. Акчаларны үзләренең счетларына һәм башка хезмәткәрләргә күчереп, югары хезмәт хакы түләү рәвешендә рәсмиләштергәннәр. Бу сумма 2,1 млн сумнан артып киткән.

Моннан тыш, колледж директоры 2017 елдан 2021 елга кадәр уку йортын тәмамлап, дипломнар биргән өчен арадашчылар аша ришвәт алган. Шулай итеп ул 770 мең сумнан артык акчаны үз кесәсенә салган.

Шулай ук директор хезмәткәрләрен 38 мең сумнан артык хакка төзелеш һәм көнкүреш корылмалары сатып алырга, аларны бераз куллангач, сафтан чыкты дип үзләштерергә боерган. Аннан ул корылманы өенә алып кайтып киткән.

Җитәкченең җинаятен тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм республика Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары ачкан. Аларның һәркайсы,бу кырын эштә катнашу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, ришвәт алуда, алдауда, үзләштерүдә һәм түләү чараларының законсыз әйләнешендә гаепләнәләр.

Өч бухгалтер үзләрен гаепле дип таныган һәм салган зыяннарын өлешчә каплаганнар. Колледж директорының милкенә 3 млн сумнан артык арест салынган.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас