Республикада яшәүче ике кеше интим хезмәтләргә заказ биргәндә акчаларын югалткан. Алар мошенникларны 300 мең сумга баетканнар.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полициягә 22 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул танышулар сайтына кереп, күңеленә хуш килгән кызны сайлаган да, өенә чакырту өчен күрсәтелгән телефон номерына шалтыраткан. Заказлар кабул итүче хатын белән сөйләшкәч, акчасын түләгән һәм кунакны көтә башлаган. Әмма мәхәббәт уеннарына чибәр кыз килмәгән. Егет тәмам өметен өзеп, броньны гамәлдән чыгарырга карар иткән, ләкин шул вакытта бәлагә юлыгуын сизми дә калган.
Заказны гамәлдән чыгарган вакытта аңа бер билгесез кеше шалтыратып, үзен салон җитәкчесе дип таныштырган һәм дөрес итеп “отказ” эшли белмәгәнгә компьютер системасында өзеклек килеп чыккан, дип аңлаткан. Акчаны кире кайтару өчен тагын берникадәр сумма җибәрергә кирәк, дигән. Мошенниклар белән аралашуын белмичә, яшь кеше кушканнарны үтәгән. Үзенең беркатлылыгы аркасында ул чит кешегә 300 мең сумнан артык акча күчергән,бу хакны ул танышларыннан бурычка алган булган.
Күмертау полициясенә дә шундый ук гариза белән 52 яшьлек ир кеше мөрәҗәгать иткән. Ул да берәр чибәр кыз белән кич утыру максаты белән танышулар сайтына кергән. Үзенә ошаган кандидатураны тапкач, аңа хат язган. Кыз үз хезмәтләренең бәясен әйткән. Ир ризалашып, күрсәтелгән реквизитларга 15 мең сум акчасын озаткан. Ләкин көтеп-көтеп тә, билгеләнгән вакытка гүзәлкәй килмәгән.
Соңрак аңа бер кеше шалтыраткан, үзен салон җитәкчесе дип таныштырган. Ә чынлыкта ул аферист булып чыккан. Касса эшләмичә торды дигән булып, иргә ул тагын 40 мең сум күләмендә акча җибәрергә кушкан. Бу сүзләрдән соң Күмертау кешесе үзенең алданганын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Телефон, интернет аша алдауның әллә ничә төре бар. Банк хезмәткәрләре, полиция, салым инспекторлары булып та шалтыраталар. Бу егетәр, бәлки андыйларга ышанмас та иде, ә менә уйламаган җирдән интернет мошенниклары аларны кәкре каенга терәп киткән. Шуңа күрә, дуслар, һәрвакыт уяу булыгыз, кемгәдер акча җибәрер алдыннан ныклап уйлагыз, якыннарыгыз белән киңәшләшү дә ялгышлыктан саклап калырга мөмкин.
Ксения Калинина фотосы.