Уфада күчемсез милек сатып алучы 35 кешенең 70 млн сумнан артык акчасын урлаганнар. Шаклар катарлык хәл!
Башкортстан прокуратурасы Уфада яшәүче ике кешегә карата «алдау», «күп фатирлы йортларны өлешләп төзүдә катнашу турында Русия законнары таләпләрен бозып, гражданнарның акчаларын җәлеп итү» маддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.
БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “Инициатива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры, “НФСК” ҖЧҖ директоры һәм шул ук оешманы оештыручы белән берлектә Уфада 25 кешенең – торак йортлар төзелеше инвесторларының 51 миллион сумнан артык акчасын урлаган.
Моннан тыш, “НФСК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры һәм оештыручысы 2014 елның мартыннан 2016 елның июнь аена кадәр күпкатлы йортта күчемсез милек сатып алырга теләгән 10 гражданны алдаганнар: 23 млн сумга якын зыян китергәннәр.
Җинаять эше Уфаның Совет район судына карау өчен җибәреләчәк.