Уфаның полиция бүлегенә 29 яшьлек инженер мөрәҗәгать иткән. Ул аны, бертуган апасының тавышын кулланып, 24 мең сумга алдауларын сөйләгән. “Мошки” Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, мошенниклар, яшь ирнең апасының мессенджердагы профилен “ватып”, аның тавыш яздырып (аудио) җибәргән хәбәрләрен кулланган һәм аның телефонындагы номерларга ия булган.
Компьютер пограммасын кулланып, аферистлар акча җибәрү үтенечен каза күргән яшь ирнең апасы тавышы белән һәм аның исеменнән аудиохәбәргә әйләндергән. Берничә тапкыр акча күчергәннән соң инженер апасына шалтыраткан һәм аның үз профиленә керә алмавын белгән. Һәм инде әлбәттә, аның беркемнән дә акча сорамаганлыгы ачыкланган.
Мошенниклык очракларының көннән-көн яңа ысуллары артуы хәйран калдыра. Халыкның беркатлылыгы да ниндидер дәрәҗә аптырата. Акча сорасалар, аеруча мессенджер, социаль челтәрләрдә, моны кешегә шалтыратып тикшереп була бит. Бездә, киресенчә, башта акча күчерәләр, аннары шалтыраталар... Сак булыгыз, дуслар!
Чыганак: bashinform.ru