Орск шәһәре аэропортында транспорт полицейскийлары Башкортстанда яшәүче авиапассажирны административ җаваплылыкка тарттырганнар. Ул самолет бортында иҗтимагый тәртипне бозган.
Урал федераль округы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы идарәсе хәбәре буенча, узган ялларда полициягә һава судносы командирыннан очып килүче Мәскәү-Орск самолеты бортына похокук сакчыларын юнәлтү үтенече хәбәре килгән.
“Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән 37 яшьлек Башкортстан кешесе самолетка утырыр алдыннан спиртлы эчемлекләр эчүе билгеле. Һава судносына керү белән ул үз белдеге белән югары комфортлы урынга утырган һәм аннан күчүдән баш тарткан. Бортпроводниклар кисәтүләрен ул исәпкә алмаган”, – диләр ведомствода.
Самолетта очканда исерек дебоширлардан Ходай үзе сакласын. Бер кешенең тәртипсезлеге әллә ничә йөз кеше гомерен хәвеф астына куя бит.
Чыганак: bashinform.ru