Җинаять һәм җәза
11 март 2024, 12:19

Җиңел акча эшләргә уйлаганнар

14 яшьлек укучылар җинаятьчел эшкә урнашканнар...

https://02.мвд.рфhttps://02.мвд.рф
https://02.мвд.рф

Русия Эчке эшләр министрлыгының Күгәрчен районы буенча бүлегенең дежур бүлегенә 81 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә.

Ханым сөйләвенчә, аның телефонына үзен “хокук саклау органнары хезмәткәре” дип таныштырган билгесез хатын-кыздан шалтырату килгән. Шалтыратучы пенсионерның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм хәзер авыр хәлдә дип хәбәр итә. Берникадәр вакыттан соң имеш тә медицина хезмәткәрләреннән шалтырату килә, алар беренче хатынның сүзләрен раслый. Аферистлар кыйммәтле операция ясарга кирәклеге сылтавы белән пенсионерны акча җыярга күндерәләр. Ханым, һични уйлап тормыйча,  170 мең сум акчасын курьерларга биреп җибәрә.

Әмма соңрак туганы белән элемтәгә чыккач, пенсионер хатын мошенникларның хәйләсенә эләккәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Оператив-эзләү чаралары барышында хокук саклаучылар җинаятьчеләрне тоткарлый. 14 яшьлек ике укучы курьер вазифасын үтәгән булып чыга. Балигъ булмаганнарның берсе сөйләвенчә, ул Интернетта өстәмә эш таба һәм “уңышлы табышы” турында сыйныфташына әйтә.

Ләкин аларның бу “уңышы” җинаять эше белән тәмамлана. Әле ике балигъ булмаган балага карата алдау факты буенча җинаять эшләре кузгатылган, диләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтеннән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас