Җинаять һәм җәза
11 Марта 2024, 03:26

8 Мартны ялгыз үткәрүче вахтовик хатыны исерек килеш руль артына утырган (Видео)

"Мин көне буена берүзем балалар белән утырам. Күңелсез булып китте".

8 Мартны ялгыз үткәрүче вахтовик хатыны исерек килеш руль артына утырган (Видео)8 Мартны ялгыз үткәрүче вахтовик хатыны исерек килеш руль артына утырган (Видео)
8 Мартны ялгыз үткәрүче вахтовик хатыны исерек килеш руль артына утырган (Видео)

9 мартка каршы төндә Туймазыда ЮХХДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина йөртүче 29 яшьлек хатын-кызны туктатканнар. Тикшерү нәтиҗәсендә, аның организмында 1.010 мг/л алкоголь барлыгын һәм бу рөхсәт ителгән нормадан 8 тапкыр югарырак булуын күрсәткән.

Протоколны төзегәндә хатын өендә сакланган барлык спиртлы эчемлекләрне эчеп бетерүен, ә аннан соң машина белән тагын бер ярты артыннан барып кайтырга теләвен сөйләгән. Йортында аның 2 яшьлек һәм 10 айлык балалары үзләре генә калуын да әйткән. "Ирем вахта буенча эшли, әле ул эштә, ә мин - көне буена берүзем балаларым белән. Бик күңелсез булып китте", - дип акланган ул.

Хокук бозучыга 30 мең сум штраф салынган һәм ул 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. Ул төнне аның ВАЗ-2113 машинасын туганнары килеп алган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас