Башкортстанда Белокатай районының Яңа Мөслим-Ямаш-Карлыхан автомобиль юлында җәяүлене бәрдереп качкан машина йөртүчене тапканнар. Бәрдерелгән ир-атка икенче машинадагы кешеләр тап булган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Кызганычка каршы, медиклар килеп җиткәнче ул һәлак булган. Үлгән ирнең шәхесе ачыкланган, аңа 42 яшь булган, диләр республиканың дәхләт автоинспекциясендә.
Юл полициясе авария урынын ташлап качкан водительне Чиләбе өлкәсе чигендә тапкан. Чиләбе өлкәсендә яшәүче аек булмаган 28 яшьлек ир кеше бәрдергән эзләргә охшаш билгеләргә ия машина белән идарә иткән. Медицина тикшерүе яшь ирнең аек булмаганлыгын ачыклаган. Машина йөртүче авария урынын куркышыннан ташлап китүе хакында әйткән.
Һәлак булган җәяүле юл читеннән машина хәрәкәте уңаеннан китеп барган. Ә якынайган машинаны күреп, читкәрәк чыгып өлгерер өчен, кагыйдәләр буенча машина хәрәкәтенә каршы атларга кирәк.
Чыганак: bashinform.ru